Сентябрь 23, 2019

TatCast – Мактану тактасы яки “в Россию можно только верить”

Версия для печати
Ялларыгызны ничек уздырырга белмисезме? Без беләбез!
TatCastның чираттагы чыгарылышын тыңлагыз! Кечкенә юбилеебызга да күп калмады – 4 нче чыгарылышыбыз яңа табадан чыгып маташа әнә! 4 нче чыгарылышта сез яратып өлгергән(бәлки юк) ике алып баручы кайтты! Та-дам! Ильяс та аларны нык сагынган иде! Подкаст алып баручылары яңа кызыклы темаларны күтәрде. Шоуноталарны карагыз.

Әлеге чыгарылышта: күрәзәчеләр, Чулпанның феминизм давылы, кыңгыраулы мәктәп елларын алыштырган “тәрәзәле” универ еллары + подкаст тулы Ильясның идеологиясе, Миләүшәнең иң яшел кишер яфрагы бәһасенә үк торырлык киңәшләре һәм тоташ мактану.

Сезнең өчен эшләү – тоташ ләззәт! Рәхәтләнеп тыңлагыз!

Шоуноталар:
1. Мәктәп хатирәләре.
2. Нигә без химия һәм физика белән дус түгел?
3. Университет тормышы белән таныштырабыз.
4. Тулай торакта яшәү нечкәлекләре.
5. ЕГЭ….Без аны ничек бирдек?
6. Күрәзәчеләр бизнесы.
7. Ванга.
8. Жак Фреско.
9. Күрәзәчеләр корбаны.
10. Чит илгә китәр идек…
11. Феминизм – көлкеле юнәлеш?!
12. Путинга кабер ташы.

Алып баручылар: Миләүшә, Чулпан, Ильяс

Музыка: Zavratunes Retro 3

Close
loading...