Август 18, 2019

TatCast – Ильяс кайсыбызга өйләнә?

Версия для печати
Юбилей! Бездә юбилей! Бу көнне истә калдыру кирәктeр, чөнки безнең TatCastның бишенче чыгарылышы дөнья күрде!
Алга таба да планнар зурдан, эшләргә көч-дәрт бар, алга! Тыңлаучыларыбыз гына булсын!
Ә бу чыгарылышта ниләр турында сөйләштекме? Язгы 5нче чыгарылышта без күбрәк үзебезнең тормышчан хәлләребез (жиза) белән бүлешербез; Чулпан ялгыз калудан куркамы-юкмы, аңа нинди егет кирәк – шуны ачыкларбыз; Миләүшә кайчан бәби алып кайтырга җыена; Чулпан кияүгә чыкмый калса, нишләячәк; Ильяс мәктәптә укыганда нинди бала булган; тычканнардан кайсы алып баручылар курка; Миләүшә өеннән ни сәбәпле качкан; куркудан котылырга өйрәнәбез һ.б, һ.б темаларга бииииик озын,кызыклы сөйләшү. Кер дә тыңла! Үкенмәссең!

Шоуноталар:
1) Язның тәэсире. Мәхәббәт.
2) Миләүшә белән Чулпан егетләрдә нинди сыйфатларны хөрмәт итә?
3) Ялгыз калу куркынычмы?
4) Альфонслар.
5) Миләушә белән Чулпанга егет эзлибез (!!!)
6) Фобия – нәрсә ул һәм аның нинди төрләре аеруча киң таралган?
7) Безнең фобиялар.
8) Яшүсмер булу авырмы?
9) Без бу чорда нинди авырлыклар белән очраштык?
10) Әти-әниләргә кечкенә киңәшләребез.
11) “Су анасы” фильмы турында (Без аны карап кайттык)
12) Миләүшә үзенең шигырьләрен укый!

Close
loading...