Ноябрь 20, 2019

TatCast – Мин татарча сөйләшәм

Версия для печати
Милли җанлы подкастның 6нчы чыгарылышы чыкты. Һәм бу юлы студияда яңа алып баручылар триосы. Подкастны инде хәтта шуның өчен генә дә тыңларга була. Алып баручылар көлештеләр, бәхесләштеләр, фикерләштеләр. Кыскасы, TatCastның чираттагы ут чыгарылышы.
Нинди темаларга сөйләштекеме? Тиздән барлык студентларның сессия чоры башлана, һәм без имтиханнарны ничек уңышлы тапшырырга икәнлеген уйлаштык. Шулай ук YOUTUBE һәм социаль челтәрләр турында кызу дискуссия алып бардык. Нигә Миләүшә бар социаль челтәрләдән баш тартырга булган? Рәфидә инстаграмны шәхси көндәлеге итеп саныймы? Ильяс көненә социаль челтәрләргә күпме вакытын әрәм итә? Социаль челтәрләрнең зыяны нәрсәдә чагыла, файдасы бармы? Һәм 26нчы апрельда узган «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә без бардык, катнаштык. Татар дөньясының иң кайнар чараларының берсе ничек узды? Акция дәвамында нинди проблемалар туды? Репортаж безнең чыгарылышта.

Рәхәтләнеп, тәмләп тыңлагыз! Фикерләрегезне көтеп калабыз.

Шоуноталар:
1) Сессия: уңышлы тапшыруның серләре.
2) БДИ (ЕГЭ) яки сессия авырракмы?
3) Без YOUTUBEта нәрсә карыйбыз?
4) Социаль челтәрләр: күпме вакыт алалар?
5) Ник Миләүшә социаль челтәрләрдән баш тартырга булган?
6) Рәфидә инстаграмда нинди файда таба?
7) Социаль челтәрләрнең зыяны һәм файдасы.
8) «Мин татарча сөйләшәм» акциясе: ни өчен анда булырга кирәк иде?
9) Әлеге акцияда татар эстрада йолдызлары ни өчен чыгыш ясамый?

Алып баручылар: Рәфидә, Миләүшә, Ильяс

Close
loading...