Октябрь 16, 2019

TatCast – Татар Малай – Сәясәт/ мәхәббәт/ акча

Версия для печати
Без инде күптән әлеге чыгарылыш турында әйткән идек. Әйтеп кенә калмыйбыз – тормышка да ашырабыз! Менә, ниһаять, татарча SPECIAL-PODCAST дөнья күрде! Беренче кунак итеп интервьюга без татар блогингын эчтән белгән кешене чакырырдык. Аны сез дә яхшы беләсез. Ул бит беренче татар инста-блогеры. Студиябыз кунагы татар дөньясын беренчеләрдән булып үз тормышы белән таныштыра башлаган кеше – Татар Малай, ягъни Ринат Галиәхмәтов!
Блогинг турында без беренче чыгарылышта сөйләшкән идек. Бу юлы без бу өлкә белән сезне тагын да тирәнтен таныштырачакбыз. Ничек блог ачырга, ничек аны үстерергә, блог ярдәмендә акча эшләргә буламы? Интервьюда бу сорауларга җавап табарсыз. Татар Малай шәхесе белән якыннанрак таныштырырбыз. Эксклюзив! Бары безнең подкастта гына кайбер серләр ачылыр! Ринат абый баласына нинди исем кушарга тели, Навальныйга карашы нинди? TatCastны кабыз!
Безнең белән булыгыз! Безне тыңлагыз!

Шоуноталар:
1. Ничек, блогны ачып җибәргәч, аны үстерергә?
2. Акча эшләп буламы?!
3. Блогны туктату уйлары.
4. Накрутка.
5. Нишләп татар блогерлары YouTubeны яулый алмый?
6. Zaman Tatar блогинг мәктәбе.
7. Татарстан буенча сәяхәт: крауфандинг.
8. Хатын-кызлар ир-атларда нинди сыйфатларны хөрмәт итә.
9. Туйдан соң тормыш.
10. Навальный, сайлаулар.
11. “Игра Престолов”
12. Татар сериаллары.

Close
loading...